1 / 50

Бөек Тукай Ватаны, син, Арча!

Бөек Тукай Ватаны, син, Арча!. Хөрмәтле дуслар ! Кем генә яратмый икән туган ягын. Бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган җиргә чиксез мәхәббәтен болай тасвирлаган:

damon
Download Presentation

Бөек Тукай Ватаны, син, Арча!

An Image/Link below is provided (as is) to download presentation Download Policy: Content on the Website is provided to you AS IS for your information and personal use and may not be sold / licensed / shared on other websites without getting consent from its author. Content is provided to you AS IS for your information and personal use only. Download presentation by click this link. While downloading, if for some reason you are not able to download a presentation, the publisher may have deleted the file from their server. During download, if you can't get a presentation, the file might be deleted by the publisher.

E N D

Presentation Transcript


  1. Бөек Тукай Ватаны, син, Арча!

  2. Хөрмәтле дуслар ! Кем генә яратмый икән туган ягын. Бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган җиргә чиксез мәхәббәтен болай тасвирлаган: "Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрдем, Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем". Унынчы гасыр башларында ук Болгар дәүләтен төньяктан саклау өчен хәрби ныгытма итеп нигез салынган Арча үзе дә һәм аның тирәсендә бер-бер артлы төзелеп киткән эре-ваклы авыллар чын-чыннан танымаслык булып үзгәрделәрле. Арча ягы -республикабызның олы тарихлы, мәшһүр кешеләре белән дан тоткан иң зур районнарның берсе. Туган җирне ярату, туган туфракка зур мәхәббәт шулай олылый безнең ягыбызны. Язмыш, тормыш безне кай тарафларга алып китсә дә, тәүге сулыш алган, буй җитеп, дөнья көтә башлаган төбәгебезне оныта алмыйбыз һәм туган җирне сөюебез, аның чын патриотлары булуыбыз белән хаклы горурланабыз, ата-бабаларыбызның ^борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен, матур эшләрен яңа эчтәлек белән баетабыз.

  3. Арча ягы күптәннән инде үзенең мәгърифәтчеләре, язучылары, артистлары һәм башка күренекле кешеләре күп булуы белән дан тоткан яклардан санала. Офыгыбызны яктыртып, балкып торган Габдеңнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, бөек Тукай, Татарстанныү халык язучылары Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, күренекле язучыларыбыз Мәхмүт Гәләү, Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Рафаэль Төхфатуллин, Диас Вәлиев һәм башкалар Арча районында туып үскәннәр. Гариф Ахунов әйткәнчә, бу язучыларның таҗы - бөек Тукай. Шунысы күңелле, Арча җирендә илһам чишмәсе саекмый. Арча ягы милләтебезгә Татарстанның халык артистлары Нәгыймә Таҗдарова, Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Айдар Файзрахманов, күренекле эстрада артистлары Рәбига Сибгатуллина, Люция Хәсәнова, Рөстәм Закиров, Фердинат Фәтхрахманов, Гәбделфәт Сафин кебек һәм башка күп кенә талантлы артистларын бирде. Арча ягына әдипләребезнең һәм композитор-ларыбызның игътибарын һәм җылы карашын без нык сизәбез. Безнең якка күренекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Сибгать Хәким, Хәсән Туфан, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Наил Касыймов, Флера Гыйззәтуллина, композиторларыбыз Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатипов һ.б. үзләренең күп кенә җырларын багышладылар. Арча халкы шигъри һәм җырлы халык. "Халык зур уя, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь улдип!" - бик урынлы әйткән Тукаебыз. Моның хаклыгына без бүген аеруча нык инанабыз.Үзешчән шагыйрьләребез һәм композито­рларыбыз тарафыннан районыбызга багышланган дистәләрчә җырлар язылды. Аларны район халкы җылы кабул итте һәм алар еш кына смотр-конкурс, фестиваль, бәйрәм концертларында башкарылалар, Һәвәскәр һәм профессионал артистлар репертуарында ныклы урын алдылар. Арча муниципаль район башлыгы А.Ә.Назиров

  4. Килегез сез Арча якларына!

  5. Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башланган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны X йөздә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак Арчага XIII йөз башларында нигез салына. Арчага X гасыр башында ук нигез салынган дигән караш та бар. Казан ханлыгы дәверендә ул яңа административ-территориаль берәмлек — Арча даругасының үзәге. Аннан соңгы дәвердә Арча крестьяннарның җир һәм азатлык өчен, социаль, милли һәм дини изүгә каршы күп санлы баш күтәрүләрнең шаһиты була. 1930 елдан ул Татарстанның Арча районы үзәге.

  6. Гербы Флагы

  7. Арча гимныФлера Гыйзззтуллина сузләре Риф Гатауллин көеИлһам нуры чорнап ала,Ак каеннар шаулап яфрак яра.Изге манаралар күккә ашып,Азан әйтеп таңны каршы ала.Кушымта:Ак каеннар Ватаны, син, Арча!Илһамият Ватаны син, Арча!Изге моңнар Ватаны, син, Арча!Ватанымның ал таңы, син, Арча!һәр юлчыга яшел яфрак изәп, Арча жырын жырлый ак каен. Мөхөммәттәй затлы тугая телем. Халкым кебек тугры Тукаем! Кушымта:Бөек Тукай Ватаны, син, Арча! Мөхәммәтләр Ватаны, син, Арча! Ай-йолдызлар Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча!Җидегән чишмәләрдән ургылган моң,Яшьлегенә, Арча, кыйбла ача! Мәрҗаниләр, Курсавилар рухы, Гыйлем тавы булып алга баса. Кушымта:Рухи таулар Ватаны, син, Арча! Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча! Дан-шөһрәтләр Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча!

  8. Районның мәйданы – 1843,7 кв.км. Халкы - 52 мең Авыл советы – 29 Авыл – 127

  9. Арча ягы мәгърифәтчеләре Габделнасыйр Курсави, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче (1776-1812)

  10. Шиһабетдин Мәрҗани, күренекле галим, тарихчы һәм мәгърифәтче (1818-1889)

  11. Шәмсетдин Күлтәси астроном, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче (1856-1930)

  12. Габдулла Тукай Гомәр Бәширов Мин яратам сине, гүзәл Арчам,Тукайларың өчен яратам...

  13. Гариф Ахунов Мөхәммәт Мәһдиев

  14. Татар әлифбасы авторларыР. Вәлитова һәм С. Вагыйзов

  15. Арча районы - музейлар ягы Яңа Кырлай авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мемориаль комп­лексы, Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар гаиләсенең музей-усадьбасы районда зур ихтирам казанды. Арча эшчеләр поселогында респуб­ликада бердәнбер әдәбият һәм сәнгать музее, дөньяда бердәнбер "Әлифба" музее эшли. Күлтәс авылында бөек татар мәгъ­рифәтчебез Шәмсетдин Күлтәси, Гө-берчәк авылында - халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, Янасала авылын­да - халык язучысы Гомәр Бәширов, Казанбаш авылында - халык язучысы Гариф Ахуновның музейлары эшли­ләр. Халык уку йортлары һәм мәктәпләр каршындагы туган якны өйрәнү музей­ларына бик яратып йөри. Кышкардагы атаклы мәдрәсә яңадан торгызыла. Шунда ук мәдрәсә музее оештыры­лачак. Арчалылар үзләренең тарихын онытмыйлар. Халкыбызның үткәненә Тукайга булган мәхәббәте һәм хөрмә­те, галимлеккә омтылу гасырлардан -гасырларга дәвам итәчәк.

  16. Һәр ел саен яшел чирәмле аланнарда милли бәйрәмебез Сабантуй уздырыла

  17. Арча – осталар ягы

  18. Арча ягы бигрәк матур

  19. Төзеде: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Ләйсән Фердинатовна

More Related